2024 елның I кварталына гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча мәгълүмат

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

2024 елның I кварталына гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча мәгълүмат

Гражданнарның дәүләт органнарына мөрәҗәгатьләре гражданлык хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүнең мөһим механизмы булып тора. Дәүләт структуралары гражданнарның мөрәҗәгатьләре нәтиҗәсендә үз эшенең сыйфаты турында кире элемтә ала, күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртырга һәм тулаем дәүләт эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә торган проблемалар һәм җитешсезлекләр ачыклана.
2024 елның 1 кварталында Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 376 мөрәҗәгать килде, шуларның 15 коррупция юнәлешендә.
Мөрәҗәгатьләрне карау йомгаклары буенча мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 2 кисәтү игълан ителде, мәгариф учреждениеләренең 16 хезмәткәре дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Бу кварталда гражданнарның иң еш бирелгән сораулары:
- түләүле белем бирү хезмәтләрен тиешенчә күрсәтмәү турында
- кануннарны аңлату турында
- белем бирү процессын бозу турында
- балигъ булмаганнарның хокукларын бозу турында
- апостиль кую турында
- яңартылган форматта электрон белем бирү турында
- ФИС ФРДОда (Федераль ресурсларда) белем алу турында документ хакында белешмәләр булмау турында
- балалар бакчаларында урын бирү турында.
Барлык мөрәҗәгатьләр игътибар белән өйрәнелде, мөрәҗәгать итүчеләр белән барлык вәзгыять хәл ителде, шулай ук хезмәткәрләр аңлатып җаваплар бирде һәм тиешле ведомстволарга чаралар кабул итү өчен мәгълүмат юллады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International