Март аенда мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан Татарстан Республикасы Кукмара, Саба, Балтач, Арча, Биектау, Әтнә, Югары Ослан, Кама Тамагы, Теләче, Питрәч муниципаль районнары, шулай ук Казан шәһәре спорт мәктәпләренә карата профилактик визитлар узды.
Бер ай дәвамында департамент хезмәткәрләре 21 спорт мәктәбендә булдылар һәм аларның җитәкчеләренә, урынбасарларына, инструктор-методистларга мәҗбүри, шул исәптән белем бирү эшчәнлегенә карата лицензион таләпләрне аңлаттылар. Норматив документларга гына түгел, белем бирү оешмаларында уңайлы мохит булдыру мәсьәләләренә, спорт буенча белем бирү программаларын гамәлгә ашыруда имин шартларга да аеруча игътибар бирелде.