Министр урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов катнашында 2024 елгы кабул итү кампаниясе буенча ВКС.
Мәгариф һәм фән министрлыгында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм җитәкчеләре урынбасарлары өчен ВКС узды.
Очрашу кысаларында 2024 елда гомуми белем бирү оешмаларына кабул иткәндә кануннардагы төп үзгәрешләр турында фикер алыштылар һәм "Татарстан Республикасы электрон белем бирү" дәүләт мәгълүмат системасында гаризалар белән эшләү үзенчәлекләрен аңлаттылар, еш бирелүче сорауларны карадылар.
Вебинар эшендә Татарстан Республикасы Цифрлы трансформация үзәге вәкиле Романова Анастасия Алексеевна, мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Захарова Светлана Николаевна катнаштылар.