20 мартта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының Аккредитация коллегиясе утырышы булды.
Мәгариф оешмаларының белем бирү эшчәнлегенә аккредитация экспертизасы нәтиҗәләре буенча эксперт төркемнәренең бәяләмәләре каралды.
Аккредитация органы карары буенча түбәндәге оешмалар аккредитацияләнделәр:
«Бѳгелмә машина тѳзелеше техникумы» ДАҺБУ 08.02.08 Газ белән тәэмин итү җайланмаларын һәм системаларын монтажлау белем бирү программасы буенча;
«Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы» ДАҺББУ 35.02.16 Авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау белем бирү программасы буенча;
«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Иске Казан төп гомуми белем бирү мәктәбе» МБГБУ башлангыч гомуми белем бирү, төп гомуми белем бирү программалары буенча;
«Адымнар - Түбән Кама» күптелле гимназиясе» МБГББУ башлангыч гомуми белем бирү, төп гомуми белем бирү программалары буенча;
ГБМБУ «Лаеш районының Усады авылы «Сәламәт буын» Күп профильле лицей» урта гомуми белем бирү программалары буенча.