Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитетында түгәрәк өстәл эшендә катнашты.
Министр урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитетында түгәрәк өстәл эшендә катнашты.
"Мәгариф системасына бюрократик йөкләнешне киметү" түгәрәк өстәле кысаларында Рәмис Гаптрәис улы доклад белән чыгыш ясады. Педагогик хезмәткәрләрнең документлар йөкләнешен киметү буенча Татарстан тәҗрибәсе белән уртаклашты, килеп туган мәсьәләләргә һәм кыенлыкларга игътибарны юнәлтте. Шулай ук утырышта катнашкан Рособрнадзор, Мәгариф министрлыгы, башка регионнарның мәгариф министрлыклары вәкилләре белән әлеге тема буенча фикер алыштылар.
Утырышта башка ведомстволардан һәм министрлыклардан коллегалар Татарстан Республикасындагы агымдагы эшләрне күп тапкыр билгеләп үттеләр һәм эшкә тәкъдимнәрне кабул иттеләр.