Белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе
2024 елның мартында Татарстан Республикасының түбәндәге оешмаларында аккредитация күрсәткечләре буенча белем бирү программаларына аккредитация экспертизасы үткәрелде:
- «Бѳгелмә машина тѳзелеше техникумы» ДАҺБУ 08.02.08 Газ белән тәэмин итү җайланмаларын һәм системаларын монтажлау белем бирү программасы буенча;
- «Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы» ДАҺББУ 35.02.16 Авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау белем бирү программасы буенча;
- «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Иске Казан төп гомуми белем бирү мәктәбе» МБГБУ башлангыч гомуми белем бирү, төп гомуми белем бирү программалары буенча;
- «Адымнар - Түбән Кама» күптелле гимназиясе» МБГББУ башлангыч гомуми белем бирү, төп гомуми белем бирү программалары буенча;
- ГБМБУ «Лаеш районының Усады авылы «Сәламәт буын» Күп профильле лицей» урта гомуми белем бирү программалары буенча.
Белем бирү программаларына аккредитация экспертизасы уздыруда 10 эксперт катнашты.