Татарстан Республикасы мәгариф системасының цифрлы трансформациясе буенча киңәшмә

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы мәгариф системасының цифрлы трансформациясе буенча киңәшмә

💬"Фәнни-технологик процессны туктатырга мөмкин түгел, димәк аны җитәкләргә кирәк", - дип аңлатты цифрлаштыруның бик тиз үсеше турындагы мәсьәләне Россия Президенты Владимир Путин.

👥Бүген “Белем сыйфатын мониторинглау республика үзәге” ДБО базасында Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары (Рособрнадзор) Светлана Кочетова, ТР Фәннәр академиясе Президенты Рифкат Миңнеханов, ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының урынбасары Булат Габдрахманов, “Татарстан Республикасының фәнни-техник мәгълүмат үзәге” ДАУ директоры Арсен Савва катнашында Татарстан Республикасы мәгариф системасын цифрлы трансформацияләү буенча киңәшмә узды.

🗣Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин киңәшмәдә катнашучыларны сәламләде һәм мәгариф процессларын цифрлаштыру проектларын гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясады.

📈Доклад белән министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы чыгыш ясады һәм Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү процессларын камилләштерү һәм модернизацияләү буенча башкарылган эшләр, цифрлаштыруның өстенлекле бурычлары турында сөйләде.

Шулай ук үз юнәлешләре буенча чакырылган спикерлар да чыгыш ясады:
✔Светлана Михайловна Кочетова, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары;
✔Павел Павлович Стариков, А.В.Старовойтов исемендәге ФГАНУ ЦИТиС директоры;
✔Рубен Эрнестович Акопов, "Цифрлы белем бирү" СП генераль директоры ("Сферум" белем бирү платформасы);
✔Никита Данилович Блинов, Учи.ру платформасының төбәк кураторы;
✔Дарья Андреевна Куимчиде, укыту-проект юнәлеше җитәкчесе, VK.

👏🏻Тантаналы шартларда белем бирү профиле Сферум, Учи.ру платформасында “Функциональ грамоталылык академиясе” ярышларында актив катнашкан өчен министрның рәхмәт хатлары һәм партнерлардан кыйммәтле бүләкләр белән мәктәп укытучылары һәм җитәкчеләре, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре бүләкләнде.

📈Агымдагы елга Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары һәм оешмалар, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары белән цифрлы белем бирүне камилләштерү буенча уртак эшне дәвам итү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International