Совещание по цифровой трансформации системы образования Республики Татарстан
«Научно-технологический процесс невозможно остановить, а значит нужно его возглавить», - так прокомментировал вопрос о стремительном развитии цифровизации Президент России Владимир Путин.
Сегодня на базе ГБУ «Республиканский центр мониторинга качества образования» состоялось совещание по цифровой трансформации системы образования Республики Татарстан с участием Светланы Кочетовой, заместителя руководителя федеральной службы по надзору в сфере образования и науки (Рособрнадзор), Рифката Минниханова, Президента Академии наук РТ, Булата Габдрахманова – заместитель министра цифрового развития государственного управления, информационных технологий и связи РТ, Арсена Саввы, директора ГАУ «Центр научно-технической информации Республики Татарстан».
Ильсур Гараевич Хадиуллин, министр образования и науки Республики Татарстан, выступил с приветственным словом и подвел итоги реализации проектов по цифровизации образовательных процессов.
С докладом выступил Музипов Рамис Гаптраисович, заместитель министра – руководитель департамента надзора и контроля в сфере образования, и рассказал о проведенной работе по совершенствованию и модернизации процессов оказания государственных и муниципальных услуг в сфере образования в Республике Татарстан, о приоритетных задачах цифровизации.
Также с докладами по своим направлениям выступили приглашенные спикеры:
• Светлана Михайловна Кочетова, заместитель руководителя Федеральной службы по надзору в сфере образования и науки;
• Павел Павлович Стариков, директор ФГАНУ ЦИТиС им. А.В.Старовойтова;
• Рубен Эрнестович Акопов, генеральный директор СП «Цифровое образование» (образовательная платформа «Сферум»);
• Никита Данилович Блинов, региональный куратор платформы Учи.ру;
• Дарья Андреевна Куимчиде, руководитель учебно-проектного направления, VK.
В торжественной обстановке за эффективную организацию образовательного процесса с использованием цифрового сервиса – учебного профиля Сферум, за активное участие в соревнованиях «Академии функциональной грамотности» на платформе Учи.ру благодарственными письмами министра и ценными подарками от парнёров награждены педагоги и администрации школ, работники сферы образования.
На текущий год запланировано продолжение совместной работы с исполнительными органами государственной власти Республики Татарстан, территориальными органами федеральных органов исполнительной власти и организациями, органами местного самоуправления муниципальных образований Республики Татарстан по совершенствованию цифровой образовательной среды
________________
Татарстан Республикасы мәгариф системасының цифрлы трансформациясе буенча киңәшмә
"Фәнни-технологик процессны туктатырга мөмкин түгел, димәк аны җитәкләргә кирәк", - дип аңлатты цифрлаштыруның бик тиз үсеше турындагы мәсьәләне Россия Президенты Владимир Путин.
Бүген “Белем сыйфатын мониторинглау республика үзәге” ДБО базасында Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары (Рособрнадзор) Светлана Кочетова, ТР Фәннәр академиясе Президенты Рифкат Миңнеханов, ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының урынбасары Булат Габдрахманов, “Татарстан Республикасының фәнни-техник мәгълүмат үзәге” ДАУ директоры Арсен Савва катнашында Татарстан Республикасы мәгариф системасын цифрлы трансформацияләү буенча киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин киңәшмәдә катнашучыларны сәламләде һәм мәгариф процессларын цифрлаштыру проектларын гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясады.
Доклад белән министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы чыгыш ясады һәм Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү процессларын камилләштерү һәм модернизацияләү буенча башкарылган эшләр, цифрлаштыруның өстенлекле бурычлары турында сөйләде.
Шулай ук үз юнәлешләре буенча чакырылган спикерлар да чыгыш ясады:
✔Светлана Михайловна Кочетова, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары;
✔Павел Павлович Стариков, А.В.Старовойтов исемендәге ФГАНУ ЦИТиС директоры;
✔Рубен Эрнестович Акопов, "Цифрлы белем бирү" СП генераль директоры ("Сферум" белем бирү платформасы);
✔Никита Данилович Блинов, Учи.ру платформасының төбәк кураторы;
✔Дарья Андреевна Куимчиде, укыту-проект юнәлеше җитәкчесе, VK.
👏🏻Тантаналы шартларда белем бирү профиле Сферум, Учи.ру платформасында “Функциональ грамоталылык академиясе” ярышларында актив катнашкан өчен министрның рәхмәт хатлары һәм партнерлардан кыйммәтле бүләкләр белән мәктәп укытучылары һәм җитәкчеләре, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре бүләкләнде.
📈Агымдагы елга Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары һәм оешмалар, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары белән цифрлы белем бирүне камилләштерү буенча уртак эшне дәвам итү планлаштырыла.