8 март Халыкара хатын-кызлар көне - мөһим һәм барыбызның да яраткан бәйрәме, хатын-кызлар җылылыгы, игелек һәм матурлык бәйрәме.
Сөйкемле хатын-кызлар, кадерле коллегалар, педагоглар һәм әниләр! Язның гүзәл бәйрәме - 8 март Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлауларны кабул итегез! Өметләрегез, хыялларыгыз чынга ашсын, һәр көнегез бәхетле елмаю белән балкып торсын, ә яз чәчәкләренең хуш исе белән бергә сезнең тормышыгызга шатлык һәм иминлек иңсен. Сезгә нык сәламәтлек, мәхәббәт, бәхет телибез. Үзара аңлашу һәм татулык, тынычлык һәм шатлык һәрчак Сезгә юлдаш булсын!