Татарстанда «Мәгариф» милли проектының төп нәтиҗәләре нинди? Яңа ысуллар һәм технологияләр белем бирү процессына ничек ярдәм итә? Республикада талантлы балалар белән эшне ничек оештыралар һәм балалар үсеше өчен мохит формалаштыралар? Мәгариф һәм фән министрлыгының 2023 елдагы эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар.
Бу сорауларга һәм темаларга онлайн туры эфирда ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясаячак.
Программа пәнҗешәмбе көнне, 29 февральдә, 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы рәсми төркемнәрендә ВКонтакте, Одноклассники социаль челтәрләрендә һәм YouTube платформасында башлана.
Программа барышында социаль челтәрләрнең һәр кулланучысы аны кызыксындырган сорауны бирә алачак - иң актуаль сорауларга министр туры эфирда җавап бирәчәк. Ә калган кулланучылар программа тәмамлангач җавап алачак.
#Татарстан Онлайн программасы Татарстан Республикасының рәсми төркемнәрендә 2020 елның апреленнән чыга. Әлеге проект кысаларында татарстанлылар онлайн режимда студия кунакларына актуаль темалар буенча үз сорауларын бирә ала. Студия кунаклары арасында 40 тан артык министр, Татарстанның төрле ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук ТР Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары булды. 2020 елның сентябрендә онлайн-эфирда Рәис Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм социаль челтәрләр кулланучылары - Татарстан Республикасы халкы сорауларына җаваплар бирде.
Пәнҗешәмбе көнне, 29 февральдә, 10:00 сәгатьтә түбәндәге сылтамалар буенча трансляцияне карый аласыз:
https://t.me/nashtatarstan_official/10344
https://ok.ru/nashtatarstan/topic/161883603711414
https://vk.com/wall-85877975_189183