Оешмаларның федераль төп гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча мәҗбүри таләпләрнең (куркынычсызлык мониторингының) үтәлешен күзәтүне үткәрү турында.

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

Оешмаларның федераль төп гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча мәҗбүри таләпләрнең (куркынычсызлык мониторингының) үтәлешен күзәтүне үткәрү турында.
22 гыйнвардан 2 февральгә кадәр мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының контроль-күзәтчелек идарәсе белгечләре куркынычсызлык мониторингы уздырды.
Куркынычсызлык мониторингы Татарстан Республикасының түбәндәге 7 районындагы 224 муниципаль һәм 4 шәхси мәгариф оешмасына карата үткәрелде:
- Югары Ослан;
- Биектау;
- Чүпрәле
- Алабуга
- Зәй;
- Зеленодольск;
- Яр Чаллы шәһәре.
Куркынычсызлык мониторингы кысаларында мәктәп сайтларының «Мәгариф оешмасы турында мәгълүмат» бүлегендәге "Мәгариф" бүлекчәсендә урнаштырылган түбәндәге документлар каралды:
- Белем бирү һәм эш программалары;
- Уку планнары һәм дәрестән тыш эшчәнлек планнары;
- Төп белем бирү программаларын гамәлгә ашыру шартлары характеристикасы;
- Программаларны үзләштерүнең планлаштырыла торган нәтиҗәләрен бәяләү системасы;
- Календар укыту графигы һәм бәяләү процедураларының графигы.
Мониторинг нәтиҗәләре буенча 204 мәктәпкә кисәтү игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International