Белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе
2024 елның февралендә Татарстан Республикасының түбәндәге оешмаларында аккредитация күрсәткечләре буенча белем бирү программаларына аккредитация экспертизасы үткәрелде:
- урта гомуми белем бирү программасы буенча «Яңа Чишмә муниципаль районының Утяшкино урта гомуми белем мәктәбе» МБГБУ;
- 40.02.01 Хокук һәм социаль тәэмин итүне оештыру белем бирү программасы буенча «Мамадыш политехника көллияте» ДАҺБУ;
- 23.01.17 Автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча мастер белем бирү программасы буенча «Мөслим политехника техникумы» ДАҺББУ;
- 38.02.01 Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе (тармаклар буенча) белем бирү программасы буенча «П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник колледжы» ДАҺБУ;
- 38.02.01 Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе (тармаклар буенча) белем бирү программасы буенча «П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник колледжы» ДАҺБУ филиалы.
Белем бирү программаларына аккредитация экспертизасы уздыруда 8 эксперт катнашты.