Хезмәткәрләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту темасы буенча вебинар
Хокукый җайга салу бүлеге белгечләре балалар бакчалары мөдирләре һәм һөнәри белем бирү җитәкчеләре өчен вебинар уздырдылар.
Киңәшмә барышында түбәндәге аңлатмалар бирелде:
- мәгариф оешмасы хезмәткәрләрен дисциплинар җаваплылыкка тарту тәртибе, кирәкле документлар һәм локаль актлар турында, хокук бозуларны бәяләү турында ( Самокруткина О.В.)
- амораль җинаять кылган өчен эш мөнәсәбәтләрен туктату нигезләре турында, суд практикасындагы очраклар турында (Вәлиуллова Л.З.)
Киңәшмә барышында бирелгән барлык сорауларга министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы җавап бирде.