2024 елда БДИ, ТДИ һәм ГВЭ үткәрү расписаниесе расланды
РФ Мәгариф министрлыгының һәм Рособрнадзорның уртак боерыклары белән 2024 елда бердәм дәүләт имтиханын (БДИ), төп дәүләт имтиханын (ТДИ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханын (ГВЭ) үткәрү сроклары, шулай ук контроль үлчәү материаллары биремнәрен эшәү өчен файдаланырга мөмкин булган укыту һәм тәрбия чаралары исемлеге расланды. Документлар Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан 2023 елның 29 декабрендә теркәлгән.
Расланган боерыклар нигезендә 2024 елда БДИның вакытыннан алда чоры 22 марттан 22 апрельгә кадәр узачак, төп чор - 23 майдан 1 июльгә кадәр, өстәмә чорда - 4-23 сентябрьдә.
9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен ТДИ үткәрү шулай ук өч чорга бүленгән: вакытыннан алда (23 апрельдән 18 майга кадәр), төп (21 майдан 2 июльгә кадәр) һәм өстәмә (3-24 сентябрь). Иҗтимагый фикер алышу нәтиҗәләре буенча, 2024 елның 24 һәм 25 маена элегрәк планлаштырылган 9 сыйныфлардагы имтиханнар әлеге көннәрдә традицион "соңгы кыңгырау" бәйрәм итү өчен күчерелгән. 9 сыйныфларда информатика буенча ТДИ һәм ГВЭ имтиханнарның төп чоры кысаларында компьютер җиһазларын куллану сәбәпле өч көндә (27 май, 11 июнь һәм 14 июнь) үткәреләчәк.
Шулай ук фикер алышу нәтиҗәләре буенча, математикадан имтиханда программалаштырылмаган калькулятор кулланырга рөхсәт ителә торган норма төшереп калдырылган. 2024 елда математика буенча ТДИ катнашучылары тарафыннан калькулятор кулланылмаячак.
Киләчәктә математика буенча ТДИ һәм ГВЭ үткәргәндә программалаштырылмаган калькуляторны куллану мөмкинлеген һәм максатчанлыгын өйрәнергә дигән карар кабул ителгән.