Мәҗбүри профилактик визитлар үткәрелде.

2023 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Мәҗбүри профилактик визитлар үткәрелде.

Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе белгечләре белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыны буенча мәҗбүри профилактик визитлар үткәрде:
- Казан ш. Авиатөзелеш районының «112 нче УББМ» МБМУ
- Казан ш. Авиатөзелеш районының «77 нче УББМ» МБМУ
- Биектау муниципаль районының «Г.Баруди исемендәге Биектау 4 нче урта мәктәбе» МБМУ
Әңгәмә вакытында Департамент белгечләре мәҗбүри таләпләрне үтәү чаралары һәм мәгариф турындагы кануннарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары, контроль-күзәтчелек чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында сөйләделәр.
Департамент вәкилләре әңгәмә барышында локаль норматив актларны әзерләү һәм раслау буенча тәкъдимнәр, барлык кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр һәм оешмаларны тиешле куркынычсызлык категориясенә кертү өчен кирәкле мәгълүматлар алдылар.
Профилактик визитлар уздыру нәтиҗәләре турында белешмәләр «Контроль (күзәтчелек) чараларының бердәм реестры» ФДИСка кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International