Бүген контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе белгечләре Әлмәт һәм Чирмешән районнары мәгариф учреждениеләре инициативасы буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыны буенча профилактик визитлар уздырды:
ТР Әлмәт муниципаль районының «1 нче кичке (сменалы) гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ;
«Советлар Союзы Герое И.Н.Конев исемендәге Чирмешән кадет мәктәп - интернат» ДБГБУ;
«Чирмешән авылының «Әкият» балалар бакчасы» МБМБУ;
«Чирмешән авылының 1 нче «Ромашка» балалар бакчасы» МБМБУ;
МАГББУ Әлмәт шәһәре «Инженер лицее»;
МБГБУ «Әлмәт шәһәренең 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе»;
МБГББУ «11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» Әлмәт шәһәре;
Әлмәт муниципаль районының МБГБУ «Сәрән урта мәктәбе»;
МАГББУ «Адымнар-Әлмәт»;
«Татнефть-мәктәп» ШГБУ;
«Кичү урта мәктәбе» МБГББУ.
Департамент хезмәткәрләре әңгәмә барышында мәгариф өлкәсендәге гамәлдәге законнар кысаларында мәҗбүри таләпләрне аңлаттылар, локаль норматив актлар әзерләү һәм раслау буенча тәкъдимнәр, учреждение җитәкчеләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр, мәктәпләрдә ВПР нәтиҗәләрен анализладылар.
Исегезгә төшерәбез, профилактик чаралар уздыруның төп максатларының берсе - белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затлар тарафыннан хокук бозуларны кисәтү. Контрольләнә торган зат контроль (күзәтчелек) органга профилактик визит уздыру турында сорап мөрәҗәгать итәргә хокуклы.