Актаныш районы мәгариф учреждениеләре инициативасы буенча профилактик визитлар үткәрелде.

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

Актаныш районы мәгариф учреждениеләре инициативасы буенча профилактик визитлар үткәрелде.

4 һәм 5 декабрьдә оешмалар инициативасы белән контроль-күзәтчелек идарәсе белгечләре Актаныш районында белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыны буенча  профилактик визитлар үткәрде:
- "Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбе" ДБМУ;
- БМББУ "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы";
- «Актаныш гомуми үсеш бирүче 2нче  балалар бакчасы» МБМБУ;
-МББМБО "Гомуми үсеш бирүче №1 балалар бакчасы";
- "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" ГББМБУ;
- "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" ГББМБУ.
Хезмәткәрләр норматив документлар белән эшләү буенча аңлатмалар бирделәр, мәгариф өлкәсендәге кануннардагы соңгы үзгәрешләргә күзәтү үткәрделәр, гамәлдәге кануннар нигезендә мәктәпнең локаль актларын рәсмиләштерүгә игътибар бирделәр, мәктәпләрдә ВПР нәтиҗәләрен анализладылар, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр һәм мәгариф эшчәнлеген гамәлгә ашырганда администрация гамәлләре буенча тәкъдимнәр бирделәр.
Канун бозуны кисәтү, кануннарның мәҗбүри таләпләрен үтәмәүгә китерә алган сәбәпләрне һәм факторларны бетерү мөһим. 
Профилактик визит - мәгариф оешмалары администрацияләренең булган мәҗбүри таләпләр һәм аларны үтәү турында мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлдерелгән бушлай профилактик чара.
Профилактик визитлар үткәрү нәтиҗәләре турында мәгълүмат "Контроль (күзәтчелек) чараларының бердәм реестры" ФДИСка кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International