Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов 11 яңа мәктәпне кабул итү һәм файдалануга тапшыру тантанасында катнашты. ВКС режимында кабул итүдә Россия мәгариф министры Сергей Кравцов һәм ВЭБ.РФ үсеше дәүләт корпорациясе рәисе Игорь Шувалов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, милли проектлар, федераль программалар һәм республика чаралары ярдәмендә яңа уку елына гомуми суммасы 17 млрд сумнан артык 11 гомуми белем бирү оешмасы төзелгән. Моннан тыш, республикада 139 мәктәп, 2 спорт залы һәм 143 мәктәптә азык-төлек блогы ремонтланган һәм җиһазландырылган.
Республика Рәисе «Про Школа» ҖЧҖ – РФ.ВЭБ дәүләт корпорациясенең структурасы белән хезмәттәшлекнең яхшы тәҗрибәсен билгеләп үтте. Концессия килешүләре кысаларында Татарстанда 3 мәктәп төзелде. Казанда бу мәктәп Идел буе районында 1501 урынга исәпләнгән. Яр Чаллының 34 комплексында шундый ук уку йорты, Арча районында Түбән Мәтәскә авылында - 500 урынлы мәгариф учреждениесе үз ишекләрен ачты.
"Бу модель буенча мәктәпләр төзү проекты - кыю адым булды. Безнең проектларны гамәлгә ашыруның иң яхшы тәҗрибәсе - Татарстан Республикасында. Рөстәм Нургалиевич, безгә ВЭБда Сезнең белән эшләргә рәхәт, бу безнең өчен һәрвакыт сыйфат билгесе булып тора", - дип ассызыклады Игорь Шувалов.
Россия мәгариф министры Татарстанның мәгариф системасында эшләүнең нәтиҗәлелеге буенча лидер булуына игътибарны юнәлтте. "Тулаем ил буенча, аерым алганда, мәгариф өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган күп әйберне без Сездән алабыз. Татарстанны һәрвакыт үрнәк итеп китерәбез. Без мәгариф объектларын төзү буенча Татарстан Республикасы тәҗрибәсен һәм бөтен илгә таратырга телибез», - дип белдерде Сергей Кравцов.
Бүген мәктәпләрне Әлки, Биектау, Тукай, Мамадыш, Арча районнарында һәм Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә тапшырдылар. Тулаем алганда, 2010-2022 елларда республикада 88 яңа мәктәп төзелде һәм 51 меңнән артык яңа урын булдырылды. Бүген тапшырылган объектларны исәпкә алып, өстәмә рәвештә тагын 9 мең 674 урын барлыкка килде.