Федераль иҗтимагый күзәтүчеләр экология буенча олимпиада оештыруда катнаша

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

2023 елның 10 апреленнән 15 апреленә кадәр Казан илебезнең төрле почмакларыннан кунакларны - экология буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында катнашучыларны каршы ала.

186 нчы күп профильле лицей - “Перспективаның” концертлар залында олимпиаданы ачу тантанасы узды.

Экология буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында билгеләнгән тәртиптә аккредитацияләнгән җәмәгать күзәтүчеләре сыйфатында Казан дәүләт энергетика университеты студентлары катнаша.

Олимпиадада катнашучыларга иҗади уңышлар, якты җиңүләр һәм күтәренке кәеф теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International