Департамент тарафыннан 1 сыйныфта өй биремнәрен эшләү һәм бәяләү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать каралды
Департаментка Казан шәһәре мәктәбендәге 1 нче сыйныф укучысының ата-анасыннан билге кую һәм өй биремнәрен эшләү буенча мөрәҗәгать килде. Мөрәҗәгатьне карау барышында мәктәп администрациясенә төп гомуми белем бирү программалары - Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2021 елның 22 мартындагы 115 номерлы боерыгы белән расланган башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү уку-укыту программалары буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибенең таләпләре аңлатылды. Әлеге таләпләр нигезендә беренче сыйныфта өйгә биремнәр бирелмичә һәм белемнәрне бәяләмичә укытыла.
Вазыйфаи бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен укытучыга дисциплинар җәза игълан ителде.