Цифрлы интернет-мохите тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелә, күп процессларны җиңеләйтә. «Цифрлашу» тормышның һәм, димәк, белемнең аерылгысыз өлешенә әверелә.
Бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Татарстан Республикасының гомуми белем бирү системасында цифрлы белем бирү мохите: бурычлар һәм чишү юллары» темасы буенча коллегия узды.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һәдиуллин коллегиядә катнашучыларны сәламләде һәм мәгариф процессларын цифрлаштыру проектларын гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясады.
Докладлар белән Татарстан Республикасы министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы, Казан шәһәре Вахитов районының «51 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ директоры Хаҗиев Рөстәм Айрат улы, «Иннополис университеты» югары һөнәри белем бирү автономияле коммерцияле булмаган оешманың махсуслаштырылган IT-әзерлек үзәге җитәкчесе Гусева Юлия Мунавировна, «Цифровое образование» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Акопов Рубен Эрнестович чыгыш ясадылар.
Коллегиянең төп тезислары:
🔸 «Россия Федерациясенең Цифрлы икътисады» милли программасын гамәлгә ашыру барышында, шулай ук инвестиция чаралары исәбеннән Татарстан Республикасының барлык гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмалары Интернет челтәренә югары тизлектә керү мөмкинлеге белән тәэмин ителде.
🔸Әлеге программа кысаларында шулай ук Интернет челтәренә һәм төрле мәгълүмат системаларына имин керүне тәэмин итү өчен «Цифрлы мәктәп» федераль стандарты кертелә.
🔸Мәгариф өлкәсендә хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү эше дәвам итә. 2021 елда электрон рәвешкә 9 хезмәт күчерелгән. 2022 елда электрон рәвешкә тагын 17 хезмәт күчерелгән. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталлары функционалыннан файдаланып 1 нче сыйныфка гаризалар кабул итү, шулай ук 10 нчы сыйныфка күчерү һәм башка гомуми белем бирү оешмаларына күчерү проекты гамәлгә ашырылды.
🔸Татарстан «Минем мәктәп» федераль мәгълүмат системасын гамәлгә кертү һәм үзләштерү эшенә актив кушылды. Ул Россия Федерациясе территориясендә сыйфатлы цифрлы белем бирү контентыннан һәм цифрлы белем бирү сервисларыннан бертигез файдалану мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. Хәзерге вакытта аңа республиканың 1389 гомуми белем бирү оешмасы тоташтырылган.
Агымдагы елга Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары һәм оешмалары, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары белән цифрлы белем бирү тирәлеген камилләштерү буенча уртак эшне дәвам итү планлаштырыла.
📸https://mon.tatarstan.ru/foto.htm/photoreport/8762419.htm