Коллегия Министерства образования и науки РТ по теме «Цифровая образовательная среда в системе общего образования Республики Татарстан: задачи и пути решения»

4 апреля 2023 г., вторник



💻Цифровая интернет-среда становится неотъемлемой частью нашей жизни, облегчая многие процессы. «Цифра» становится неотъемлемой частью жизни и, соответственно, образования.

📌Сегодня состоялась коллегия Министерства образования и науки РТ по теме «Цифровая образовательная среда в системе общего образования Республики Татарстан: задачи и пути решения»

Ильсур Гараевич Хадиуллин, министр образования и науки Республики Татарстан выступил с приветственным словом и подвел итоги реализации проектов по цифровизации образовательных процессов.

📃С докладами выступили Музипов Рамис Гаптраисович, заместитель министра – руководитель департамента надзора и контроля в сфере образования; Хазеев Рустем Айратович, директор МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №51» Вахитовского района г.Казани, Гусева Юлия Мунавировна, руководитель Центра специализированной IT-подготовки АНО ВО «Университет Иннополис», Акопов Рубен Эрнестович, генеральный директор Общества с ограниченной ответственностью «Цифровое образование».

Основные тезисы коллегии:
🔸 В ходе реализации национальной программы «Цифровая экономика Российской Федерации», а также за счет инвестиционных средств все общеобразовательные организации и профессиональные образовательные организации Республики Татарстан обеспечены высокоскоростным доступом к сети Интернет.
🔸В рамках данной программы также внедряется федеральный стандарт «Цифровая школа» для обеспечения безопасного доступа к сети Интернет и различным информационным системам.
🔸Продолжается работа по переводу услуг в сфере образования в электронный вид. В 2021 году в электронный вид переведены 9 услуг. В 2022 году переведены в электронный вид еще 17 услуг. Реализован проект приема заявлений в 1-й класс, а также по переводу в 10-й класс и переводу в другие общеобразовательные организации с использованием функционала порталов государственных и муниципальных услуг.
🔸Татарстан активно включился в работу по внедрению и освоению федеральной информационной системы «Моя школа». Она призвана обеспечить равный доступ к качественному цифровому образовательному контенту и цифровым образовательным сервисам на территории Российской Федерации. В настоящее время к ней подключено 1 389 общеобразовательных организаций республики.

На текущий год запланировано продолжение совместной работы с исполнительными органами государственной власти Республики Татарстан, территориальными органами федеральных органов исполнительной власти и организациями, органами местного самоуправления муниципальных образований Республики Татарстан по совершенствованию цифровой образовательной среды​

_____________

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Татарстан Республикасының гомуми белем бирү системасында цифрлы белем бирү мохите: бурычлар һәм чишү юллары» коллегиясе.


💻Цифрлы интернет-мохите тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелә, күп процессларны җиңеләйтә. «Цифрлашу» тормышның һәм, димәк, белемнең аерылгысыз өлешенә әверелә.

📌Бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының  «Татарстан Республикасының гомуми белем бирү системасында цифрлы белем бирү мохите: бурычлар һәм чишү юллары» темасы буенча коллегия узды.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һәдиуллин коллегиядә катнашучыларны сәламләде һәм мәгариф процессларын цифрлаштыру проектларын гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясады.

📃Докладлар белән Татарстан Республикасы министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы, Казан шәһәре Вахитов районының «51 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ директоры Хаҗиев Рөстәм Айрат улы, «Иннополис университеты» югары һөнәри белем бирү автономияле коммерцияле булмаган оешманың махсуслаштырылган IT-әзерлек үзәге җитәкчесе Гусева Юлия Мунавировна, «Цифровое образование» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Акопов Рубен Эрнестович чыгыш ясадылар.

Коллегиянең төп тезислары:
🔸 «Россия Федерациясенең Цифрлы икътисады» милли программасын гамәлгә ашыру барышында, шулай ук инвестиция чаралары исәбеннән Татарстан Республикасының барлык гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмалары Интернет челтәренә югары тизлектә керү мөмкинлеге белән тәэмин ителде.
🔸Әлеге программа кысаларында шулай ук Интернет челтәренә һәм төрле мәгълүмат системаларына имин керүне тәэмин итү өчен «Цифрлы мәктәп» федераль стандарты кертелә.
🔸Мәгариф өлкәсендә хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү эше дәвам итә. 2021 елда электрон рәвешкә 9 хезмәт күчерелгән. 2022 елда электрон рәвешкә тагын 17 хезмәт күчерелгән. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталлары функционалыннан файдаланып 1 нче сыйныфка гаризалар кабул итү, шулай ук 10 нчы сыйныфка күчерү һәм башка гомуми белем бирү оешмаларына күчерү проекты гамәлгә ашырылды.
🔸Татарстан «Минем мәктәп» федераль мәгълүмат системасын гамәлгә кертү һәм үзләштерү эшенә актив кушылды. Ул Россия Федерациясе территориясендә сыйфатлы цифрлы белем бирү контентыннан һәм цифрлы белем бирү сервисларыннан бертигез файдалану мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. Хәзерге вакытта аңа республиканың 1389 гомуми белем бирү оешмасы тоташтырылган.

Агымдагы елга Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары һәм оешмалары, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары белән цифрлы белем бирү тирәлеген камилләштерү буенча уртак эшне дәвам итү планлаштырыла.

📸https://mon.tatarstan.ru/foto.htm/photoreport/8762419.htm

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International