Сәнгать өлкәсендә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары өчен киңәшмә.

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Сәнгать өлкәсендә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары өчен киңәшмә.
Мәгариф программаларын сәнгать өлкәсендә гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм урынбасарлары өчен оештырылган киңәшмә булды.
Департаментның контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсенең мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлеге башлыгы Г.Ш.Мөхәррәмова тыңлаучыларга белем бирү оешмаларында нинди локаль норматив актлар булырга тиешлеге һәм аларны рәсмиләштерү тәртибе турында сөйләде. Сәнгать өлкәсендә өстәмә белем бирү тәртибен лицензион контроль бүлеге башлыгы И.И. Миронова аңлатты. Вебинар файдалы булды һәм киңәшмә азагында министр урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г.Мөҗипов тыңлаучыларга кире элемтә бирде.
Татарстан Республикасының 150 дән артык учреждениесе ВКСта катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International