Татарстанда беренче сыйныфларга гаризалар кабул ителә башлый.

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Татарстанда беренче сыйныфларга гаризалар кабул ителә башлый.

 

30 мартта Татарстанда беренче сыйныфларга гаризалар кабул ителә башлый. 2023 елда республикада парталар артына 55 меңнән артык беренче сыйныф укучысы утырачак. Мәктәпкә кабул итүне оештырганда, Россия Мәгариф министрлыгы тәртибенә таянып эш итәләр, ул укуга керүнең барлык этапларын регламентлый.

Балаларны беренче сыйныфка кабул итү ике этапта узачак.

Беренче этап - агымдагы елның 30 мартыннан 30 июненә кадәр. Мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче балалар өчен, шулай ук чираттан тыш, беренче чиратта һәм өстенлекле укырга хокукы булган балалар өчен.

Икенче этап - 6 июльдән буш урыннарны тутыруга кадәр, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча. Беркетелгән территориядә яшәмәгән балалар өчен билгеләнгән.

Быел гаризаны 4 ысул белән бирергә мөмкин:

1. Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә.

2. Региональ мәгълүмат системалары аша.

3. Шәхсән мәктәпкә килергә, гариза язарга һәм гариза тапшырырга.

4. Тапшыру турында хәбәрнамә белән гаризаны почта хезмәте аша җибәрергә.

Ата-аналар үзләренә уңайлы вариантны сайларга мөмкин, тапшыру ысулларының һәркайсы әһәмияте буенча тигез.

Шуңа күрә, гамәлдәге кануннарда каралган барлык ысуллар белән бер үк вакытта (параллель) гариза бирергә киңәш ителми, чөнки бу гомуми белем бирү оешмаларының аларны эшкәртү буенча эшен арттыра, ә гаризалар саны куп булган очракта, берникадәр буталчык хәлгә китерә.

Баланың яшәү урыны буенча кайсы мәктәпкә беркетелүен мәктәпләрнең һәм мәгариф бүлекләренең рәсми сайтларында белергә мөмкин.

Кабул итү кампаниясе чорында Департаментта 237-76-35, 237-75-11, 237-75-15 телефоннары буенча 9 дан 18 гә кадәр кайнар линия эшли, төшке ашка тәнәфес 13 тән 14 кә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International