Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов Кукмарада педагог һәм остаз елын ачу тантанасында катнашты.

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов Кукмарада педагог һәм остаз елын ачу тантанасында катнашты.

Россиядә 2023 ел педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Кукмарада әлеге елның рәсми ачылышы булды.

Тантаналы чарага мәктәп җитәкчеләре, укытучылар, мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре, мәгариф ветераннары, укытучылар династиясе вәкилләре чакырылган иде. Аларны район башлыгы Сергей Димитриев, министр урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин сәламләде.

«Кукмарада тырыш, булдыклы кешеләр яши. Педагог һәм остаз елына да без яхшы күрсәткечләр белән кердек. Монда мәгариф хезмәткәрләренең дә өлеше зур. Укытучы һөнәре күптәннән хөрмәтле, дәрәҗәле һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе. Чөнки укытучысыз безнең илебезнең киләчәге юк. Сез балаларга белем бирәсез, тиешле тәрбия бирәсез, аларны рухи, патриотик яктан үстерәсез. Иң мөһиме, сез тәрбияләгән укучылар яхшы белгечләр булсыннар һәм район үссен, алга таба да зур нәтиҗәләргә ирешсен өчен туган ягына кайтсынныр”, - диде Сергей Димитриев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International