Белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе

2023 елның 24 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының ВКС форматында Аккредитация коллегиясе утырышы узды.

Мәгариф оешмаларының белем бирү эшчәнлегенә аккредитация экспертизасы нәтиҗәләре буенча эксперт төркемнәренең бәяләмәләре каралды.

Аккредитация органы карары буенча түбәндәге мәгариф оешмалары аккредитацияләнде:

- башлангыч гомуми белем бирү, төп гомуми белем һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча «Адымнар-Чаллы» МБМУ;

- башлангыч гомуми белем бирү, төп гомуми белем бирү программалары буенча «14 нче гимназия» МБМУ;

- башлангыч гомуми белем бирү, төп гомуми белем һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча «62 нче мәгариф үзәге» МБМУ;

- башлангыч гомуми белем бирү программасы буенча «Урыссу 1 нче санлы башлангыч мәктәбе» МБМУ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International