Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты урта һөнәри белем бирү программаларының аккредитация экспертизасына җәлеп ителә торган экспертлар өчен семинар уздырды.

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты урта һөнәри белем бирү программаларының аккредитация экспертизасына җәлеп ителә торган экспертлар өчен семинар уздырды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты 2022 елның 1 ноябрендә видео-конференция элемтәсе режимында «Белем бирү программаларына дәүләт аккредитациясе уздырганда эксперт эшчәнлеге» темасы буенча семинар уздырды, ул урта һөнәри белем бирү программаларының аккредитация экспертизасына җәлеп ителә торган экспертлар өчен оештырылды.
Семинарда белем бирү эшчәнлеген дәүләт тарафыннан аккредитацияләү, дәүләт аккредитациясе процедурасындагы норматив үзгәрешләр, аккредитация күрсәткечләре нигезендә урта һөнәри белем бирү программаларына аккредитация экспертизасы уздыру тәртибе, шулай ук белем бирү сыйфатын бәяләүнең эчке системасына аккредитация экспертизасы үзенчәлекләре каралды.
Семинар эшендә 45 эксперт катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International