Департамент башлангыч гомуми белем бирү өчен җаваплы мәгариф идарәләренең белгечләре һәм методистлары өчен семинарда катнашты.

2022 елның 22 апреле, җомга

2022 елның 21 апрелендә «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесендә «Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандарты таләпләре нигезендә башлангыч гомуми белем бирүнең предметлы өлкәләренең эчтәлеген һәм укыту методикасын яңарту» семинары булды. Семинар эшендә башлангыч гомуми белем өчен җаваплы муниципаль бүлекләр (мәгариф идарәләре) белгечләре һәм методистлары өчен Департаментның контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсенең мәгариф сыйфатына дәүләт контроле бүлеге башлыгы А.С.Урмеева катнашты.

Тыңлаучылар яңартылган федераль дәүләт башлангыч гомуми белем бирү стандарты шартларында белем бирү эчтәлеген гамәлгә ашыруны норматив яктан тәэмин итү белән таныштылар.

Моннан тыш, семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- объектив бәя бирүне оештыру;

- башлангыч мәктәптә контроль эшләр санын кыскарту;

- сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укытуны оештыру үзенчәлекләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International