Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына Казан шәһәре укытучыларыннан Казан шәһәре гомуми белем бирү оешмаларында уку кабинетын беркетүне гамәлдән чыгару мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать килде.
Россия Федерациясе Баш дәүләт санитария табибының 2022елның 21 мартындагы 9 нчы номерлы "Санитар-эпидемиологик кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү турында" карары нигезендә 2022 елның 26 мартыннан СП 3.1/2.4.3598-20 " Яңа коронавируслы инфекция (COVID-2019) таралу шартларында балалар һәм яшьләр өчен мәгариф оешмаларының һәм социаль инфраструктураның башка объектларының эшчәнлегенә, эчтәлегенә һәм эшен оештыруга санитар-эпидемиологик таләпләрнең" 3.2 пунктының беренче абзацы «гомуми белем бирү оешмаларында, балаларга махсус җиһазлар таләп итә торган дәресләрдән тыш (шул исәптән физик культура, рәсем сәнгате, хезмәт өйрәтүе, технология, физика, химия), һәр сыйныфка аерым уку кабинеты беркетелергә тиеш» үз көчен югалтты.
Шулай итеп, 2022 елның 26 мартыннан гомуми белем бирү оешмаларында һәр сыйныфка аерым уку кабинетын беркетү таләп ителми.
РФ Баш дәүләт санитария табибының 2022 елның 21 мартындагы 9 нчы номерлы карары Казан шәһәренең гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләренә җиткерелде.