Мәктәп административ җаваплылыкка тартылды

2022 елның 15 апреле, җомга

Мәктәп административ җаваплылыкка тартылды

Департаментка Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының “Г.Баруди исемендәге 4 нче Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУ администрациясенә карата мәгариф учреждениесендә имгәнү алган бала буенча шикаять килде. Әлеге фактлар нигезендә Департамент мәгариф учреждениесенә карата контроль (күзәтчелек) чарасы үткәрде. Тикшерү вакытында укучыларның сәламәтлеген саклау өчен шартлар тудыру өлешендә мәҗбүри таләпләрне бозу ачыкланды һәм аларны булдырмау буенча күрсәтмә бирелде. Хәзерге вакытта күрсәтмә мәгариф учреждениесендә үтәлә. Шулай ук планнан тыш документар тикшерү барышында мәгариф учреждениесе җитәкчесе тарафыннан тикшерү уздыру өчен кирәкле документларны билгеләнгән срокка тапшырмау факты да ачыкланды. РФ КоАПның 19.7 маддәсен - Мәгълүматларны (мәгълүматны) билгеләнгән срокка тапшыруны бозган өчен Департамент хезмәткәрләре тарафыннан протокол төзелде. Суд карары белән 3000 сум күләмендә штраф билгеләнде. Мөрәҗәгатьне Департамент контрольдә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International