Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына ата-аналардан һәм Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының бер балалар бакчасы хезмәткәрләреннән мөрәҗәгать керде. Ммөрәҗәгатьне тикшерү барышында балалар бакчасы мөдире үз туганнарын эшкә урнаштыру, балалар бакчасы администрациясенең педагогик этиканы бозу, балалар бакчасы тәрбиячеләрен эштән китәргә мәҗбүр итү, балалар бакчасында коррупциягә каршы сәясәт буенча эш алып барылмау, аерым категория хезмәткәрләр тарафыннан вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану ачыкланды. Әлеге балалар бакчасындагы хокук бозуларга катнашы булган вазыйфаи затлар эштән азат ителде.