Департамент мәҗбүри профилактик визитлар үткәрә

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының мәҗбүри профилактик визитлар планы нигезендә контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсенең белем бирү оешмаларын лицензия контроле һәм мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 2022 елның 5 апрелендә «Росток» хосусый мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә «Казан епархиясе Рус Православие Чиркәвенә (Мәскәү Патриархаты)» карата мәҗбүри профилактик визит үткәрелде.

 

Мәҗбүри профилактик визит белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыны буенча әңгәмә формасында үткәрелде. Әңгәмә барышында Департамент хезмәткәрләре мәгариф турындагы законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне, шул исәптән белем бирү эшчәнлегенә лицензияон таләпләрне үтәү чаралары турында контрольдә тотыла торган затка хәбәр иттеләр; контроль объектына карата аның тиешле категориягә караудан чыгып үткәрелә торган контроль-күзәтчелек чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында; контрольдә тотыла торган зат һәм аның вәкилләре мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру белән бәйле сорауларга җаваплар алдылар. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International