Мәктәп административ җаваплылыкка тартылды

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Казан шәһәре Мәскәү районының «Россия Федерациясе Герое майор С.А.Ашихмин исемендәге 130 нчы гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесендә планлы тикшерү вакытында Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 елның 19 декабрендәге 1309 номерлы боерыгы белән расланган Социаль инфраструктура объектларыннан һәм күрсәтелә торган хезмәтләрдән инвалидларның файдалану мөмкинлеген тәэмин итү тәртибенең 3 пунктындагы «а» пунктчасы таләпләрен бозу ачыкланды. Бу таләп бозу өчен РФ КоАП 9.13 маддәсе буенча җаваплылык каралган. Суд карары белән мәгариф учреждениесенә 20 000 сум күләмендә административ штраф салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International