Татарстан Республикасы муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә «Бергә тапшырабыз. Ата-аналар БДИ тапшыру көне " дәвам итә. Акция барышында ата-аналар имтиханны теркәлүдән алып нәтиҗәләрне игълан итүгә кадәр тапшыруның барлык этапларын уза. Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен БДИ узу процедурасы аеруча актуаль, чөнки ике ел элек әлеге балалар төп дәүләт имтиханын тапшырмадылар.
Бу атнада акция Әлмәт, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Аксубай, Кама Тамагы, Түбән Кама, Алексеевск, Менделеевск, Ютазы, Югары Ослан муниципаль районнарында узды.
Сынау имтиханы турындагы тәэсирләр Вконтакте социаль челтәрендә урнаштырыла, теләге булган һәркем анда катнашучыларның фикере белән таныша ала.
Казан шәһәренең Совет районы мәктәпләрен тәмамлаучыларның ата-аналарының тәэсирләре белән https://drive.google.com/file/d/15sKZUigDT_ZHYdh8zGj4-NNsTNUHsW6z/view?usp=drivesdk сылтамасы аша танышып була.