Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт БДИда катнашучылар өчен яңа мәгълүмати плакатлар әзерләде. Чыгарылыш сыйныф укучылары бу плакатлардан БДИ уздыру тәртибе, тапшырыла торган предметларның үзенчәлекләре, апелляцияләр бирү тәртибе, 2022 елгы яңалыклар турында файдалы мәгълүмат алырга мөмкин.
Рособрнадзор мәгариф идарәсенең төбәк органнарына, мәктәпләр сыйныфларны, имтихан уздыру пунктларын әзерләгәндә әлеге плакатларны куллана алсын өчен, мәгълүмати материалларны үзләренең рәсми сайтларында урнаштырырга тәкъдим итә.
Мәгълүмат плакатлары Рособрнадзорның рәсми сайтында "Мәгълүмати материаллар" бүлегендә урнаштырылган https://obrnadzor.gov.ru/press-sluzhba/informaczionnye-materialy/