БДИның вакытыннан алда этабына әзерләнү мәсьәләләре буенча киңәшмә

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

2022 елның 14 мартында министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г. Мөҗипов һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары М.З. Закирова Татарстан Республикасында бердәм дәүләт имтиханын үткәрүнең вакытыннан алда этабына әзерләнү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырдылар. Киңәшмәдә ААҖ «Сетевая компания», Татарстан Республикасында ПАО «Ростелеком» филиалы, ПАО «Таттелеком» вәкилләре һәм Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренең мәгариф идарәләре җитәкчеләре, белгечләре катнашты.

Киңәшмәдә БДИ уздыруның норматив һәм техник үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Рәмис Гаптрәис улы БДИны һәм башка бәяләү процедураларын объектив үткәрү зарурлыгын ассызыклады, имтиханнарны уздыруганды өзеклекләрне булдырмау кирәклеге турында сөйләде. 

Мәгариф идарәләре җитәкчеләре БДИ үткәрүгә мәктәпләрнең әзер булуларын хәбәр иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International