Министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г. Мөҗипов “кайнар линия” эшендә катнашты
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х.Сабурская инициативасы белән 2022 елның 2 мартында "Хатын-кыз соравы" темасы буенча “кайнар линия” оештырылды. Көн дәвамында хатын-кызлар сәламәтлегенә, балаларны мәгариф учреждениеләренә урнаштыру, балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү, социаль һәм пенсия тәэминаты, шул исәптән инвалидлар (инвалид балалар) өчен, торак-коммуналь хуҗалык, гаилә-көнкүрештә көч кулланудан яклау, көнкүрештәге уңышсызлык һәм конфликтлар, хезмәт хокукларын саклау һ.б. мәсьәләләр буенча шалтыратулар булды. Республика гражданнарына мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү мәсьәләләре буенча министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г.Мөҗипов консультация бирде.