Департамент ата-аналардан акча җыюны туктатты

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына Казан шәһәре Идел буе районындагы бер мәктәпнең хезмәткәрләренең гамәлләренә карата шикаять килде. Мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән фактлар өлешчә расланды. 
Ата-аналар комитетының сыйныфтагы тәрәзә тоткаларын ремонтлауга акча җыю факты буенча сыйныф җитәкчесенә дисциплинар җәза бирелде.
«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 248-ФЗ номерлы Федераль законның 60 маддәсенең 2 пункты нигезендә мәктәп адресына мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамавы турында кисәтү җибәрелде. 
Шулай ук Департаментта мөрәҗәгать авторы һәм мәктәп җитәкчелеге белән очрашу оештырылды. Очрашу барышында ата-аналарга Психология-медицина-педагогика комиссиясенә консультациягә язылырга тәкъдим ителде, мәктәп директорына «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 48 маддәсендә күрсәтелгән таләпләрне: хокукый, әхлакый һәм һөнәри этика нормаларын үтәү,  белем алучыларның һәм мәгариф мөнәсәбәтләренең башка катнашучыларының намусын һәм абруен хөрмәт итү зарурлыгы күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International