2 февральдә Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларын тәмамлаучыларның 200дән артыгы йомгаклау иншасы (изложение) язды.
1 декабрьдә йомгаклау иншасында 16 177 кеше катнашкан иде. Йомгаклау иншасын уңышлы язу 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә керергә мөмкинлек булып тора. Сәламәтлекләре чикләнгән укучылар йомгаклау иншасы урынына изложение язарга хокуклы. Инша "зачет/ незачет" системасы буенча бәяләнә. Уңышсыз нәтиҗә алган, иншага (изложение) килмәгән яки аны язуны җитди сәбәпләр аркасында төгәлләмәгән укучылар 2022 елның 4 маенда инша яза алачак.