Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына физкультура дәресенә чаңгы, чаңгы таяклары һәм ботинкалар бирү мәсьәләләре буенча берничә мөрәҗәгать килде.
Физик культура дәресләрендә файдалану өчен балаларны чаңгы комплекты белән тәэмин итү бурычын ата-аналарга йөкләү законсыз.
«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 35 статьясы нигезендә төп белем бирү программаларын федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында бюджет ассигнованиеләре исәбеннән үзләштерүче укучыларга, белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларга белем алу вакытына дәреслекләр һәм уку пособиеләре, шулай ук укыту-методик материаллар, укыту һәм тәрбия чаралары бушлай бирелә.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2021 елның 23 августындагы 590 номерлы боерыгы нигезендә чаңгы комплекты укыту һәм тәрбияләү чарасы буларак билгеләнгән.
Шул ук вакытта чаңгы һәм ботинкаларның индивидуаль комплектка кертелү мөмкинлеген исәпкә алып, шулай ук гигиена нормаларын үтәү сәбәпле, ата-аналар үз балаларын мөстәкыйль рәвештә тиешле инвентарь белән тәэмин итә ала.