Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына сыйныф ихтыяҗларына мәҗбүри акча җыю һәм укытучыга бүләк бирү турында шикаять килде.
Мөрәҗәгатьне карау барышында Департамент хезмәткәрләре тарафыннан Гимназиянең беренче сыйныфында акча җыю факты ачыкланды. Директор белән ата-аналардан (законлы вәкилләрдән) акча җыюны булдырмау хакында профилактик әңгәмә үткәрелде.
Гимназия директоры тарафыннан педагогик коллектив һәм ата-аналар комитеты белән ата-аналарны (законлы вәкилләрне) акча җыюга мәҗбүр итүгә юл куймау турында җыелышлар үткәрү планлаштырыла.
Ата-аналарны (законлы вәкилләрне) акча җыюга мәҗбүр итү очраклары ачыклану сәбәпле, сыйныф җитәкчесе дисциплинар җаваплылыкка тартылды.