Мәктәпләр бөтенроссия тикшерү эшләрен үткәрү форматын мөстәкыйль сайлаячак

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

Кайбер предметлар буенча бөтенроссия тикшерү эшләрен (ВПР) компьютерларда үткәрәчәкләр. Мәктәпләр бу карарны мөстәкыйль рәвештә кабул итәргә хокуклы.
ВПР үткәрү тәртибенә караганда, быел компьютер форматында дүрт дисциплина - тарих, җәмгыять белеме, биология һәм география буенча тикшерү эшләре үткәрергә мөмкинлек бирелә.
"Без компьютерларда беркемне дә ВПР эшләргә мәҗбүр итмибез, без сайлау хокукы бирәбез: телисез – компьютерларда бу контроль эшне үткәрә аласыз", - дип белдерде Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ВПР мәктәп укучыларының белем сыйфатын бәяләү өчен үткәрелә. Нәтиҗәләр билгеләргә дә, аттестатка да йогынты ясамый. Быел 4 сыйныф укучылары - өч предмет, 5 сыйныф укучылары - дүрт, 6-8 сыйныф укучылары - икешәр мәҗбүри (рус теле һәм математика) һәм тагын ике предметтан - очраклы сайлау буенча эшләр язачаклар. Шулай ук быел 7 сыйныф укучыларына чит телләр буенча белем дәрәҗәсен күрсәтергә кирәк булачак. 11 сыйныф укучылары өчен тикшерү эшләре мәктәп карары буенча үткәреләчәк. Өстәвенә, чыгарылыш укучылары БДИ тапшыру өчен сайламаган предметлар буенча гына ВПРны язачак.
ВПР быел 45 минут дәвам итәчәк. Эшләр 2022 елның 1 мартыннан 20 маена кадәр үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International