Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының Аккредитация коллегиясе утырышы

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

    2021 елның 28 декабрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының Аккредитация коллегиясе утырышы булды.
    Мәгариф оешмаларының белем бирү эшчәнлегенә аккредитация экспертизасы нәтиҗәләре буенча эксперт төркемнәренең бәяләмәләре каралды.
Аккредитация органы карары буенча 12 елга аккредитацияләнделәр:
    1.    Башлангыч гомуми, төп гомуми белем бирү программалары буенча Казан шәһәре Совет районының «187 нче күп профильле лицее» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе;
2.    Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе «Инженер лицее».
        Дәүләт аккредитациясе турында таныклыкның гамәлдә булу срогына кадәр түбәндәгеләр аккредитацияләнделәр:
        1.    Урта гомуми белем бирү программасы буенча Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының «36 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе;
        2.    Урта гомуми белем бирү программасы буенча Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының «Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе; 
    3.    40.02.01 һөнәр, белгечлек һәм әзерлек юнәлешләренең берләштерелгән төркеменә караган социаль тәэмин итү хокукы һәм оештырылуы 40.00.00 Юриспруденция белем программасы буенча дәүләт автоном hөнәри белем учреждениесе «Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы»;
        4.    43.02.15 Һөнәр, белгечлек һәм әзерлек юнәлешләренең берләштерелгән төркеменә караган пешекче һәм кондитер эше 43.00.00 Сервис һәм туризм белем бирү программасы буенча «Сәүдә-технология көллияте» шәхси һөнәри белем бирү учреждениесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International