Департамент халык алдында чаралар (тыңлаулар) үткәрә

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсенең белем бирү сыйфатына дәүләт контроле бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Казан шәһәре Совет районы мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен халык алдында чаралар (тыңлаулар) үткәрде. Видео-конферец-элемтә юлы белән оештырылган тыңлауларда районның 40 гомуми белем бирү оешмасыннан директорлар, директорлар урынбасарлары, укытучыларның мәктәп һәм район методик берләшмәләре җитәкчеләре, мәгариф идарәсе белгечләре һәм методистлары катнашты.
Тыңлаулар барышында мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контролен (күзәтчелеген) уздырганда ачыкланган типик хокук бозулар, мәктәпләрдә белемне бәяләү процедураларын уздырганда туган проблемалар турында фикер алыштылар. Департамент белгечләре тарафыннан контроль эшләр санын кыскарту һәм өй эшләрен регламентлау, шулай ук белем бирү сыйфатын бәяләүнең эчке системасының нәтиҗәлелеген арттыру, универсаль уку гамәлләрен формалаштыру буенча тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International