Департамент гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен мәгълүмати вебинар үткәрде

2021 елның 24 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты 2021 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен «2021 елдагы контроль күзәтчелек эшчәнлегенең башлангыч нәтиҗәләре. 2022 елда мәгариф өлкәсендәге мәҗбүри хокук таләпләрен бозуларны профилактикалау программасы» темасы буенча мәгълүмати вебинар үткәрде.
Вебинарда белем алучыларны шартлы рәвештә сыйныфтан сыйныфка күчерү һәм академик бурычларны бетерү, белемнәрне бәяләү процедураларын, лицензион таләпләрне үтәү барышында типик кыенлыкларны һәм хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре тикшерелде, белем бирү эшчәнлегенә 2022 елның 1 мартыннан башлап кулланыла торган башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча аккредитация күрсәткечләренә күзәтү тәкъдим ителде.
Вебинар эшендә 1000нән артык мәгариф хезмәткәре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International