Балалар бакчасы административ җаваплылыкка тартылды

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Бәйрәкә "Алсу" балалар бакчасы тарафыннан бирелгән күрсәтмәнең үтәлеше турында хәбәрнамә карау барышында КоАПның 19.5 маддәсенең 1 өлешен бозган өчен – дәүләт күзәтчелеген (контролен), муниципаль контрольне гамәлгә ашыручы органның (вазыйфаи затның) закон бозуларны бетерү турындагы күрсәтмәсен (карарларын) билгеләнгән срокта үтәлмәве ачыкланды. Департамент хезмәткәрләре беркетмә төзеде, суд карары белән юридик зат административ җаваплылыкка тартылды, 10 000 сум күләмендә административ штраф салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International