Кабул итүне тыю турында

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Кабул итүне тыю турында

“Россия Федерациясендә мәгариф турында” 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 93.1 маддәсенең 2 өлеше нигезендә, мәгариф оешмалары тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының 2021 елның 20 декабреннән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыклары белән билгеләнгән срокка мәгариф турындагы закон таләпләрен бозуларны бетерү турындагы күрсәтмәләрен үтәмәү белән бәйле рәвештә, белем алучыларны түбәндәге мәгариф оешмаларына кабул итү тыела:

- «Арча укыту үзәге» өстәмә һөнәри белем бирү хосусый мәгариф учреждениесе (2021 елның 16 декабрьдагы под-3034/21-Д номерлы боерык); https://obrnadzor.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_3057662.pdf

- «Казан эшкуарлык һәм хокук академиясе» хосусый һөнәри белем бирү учреждениесе. (2021 елның 16 декабрьдагы под-3033/21-Д номерлы боерык). https://obrnadzor.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_3057666.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International