2021 елның 20 - 24 декабрендә мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контроле (күзәтчелеге) кысаларында Казан шәһәре Совет районының «174 нче Гимназия» гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесендә һәм «Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә планлы тикшерүләр уздырыла. Тикшерүләрдә департаментның контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе хезмәткәрләре һәм 20дән артык аттестацияләнгән эксперт катнаша.