Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсенең белем бирү сыйфатына дәүләт контроле бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен халык алдында чаралар (тыңлаулар) үткәрде. Видео-конферец-элемтә аша оештырылган тыңлауларда районның 28 белем бирү оешмасыннан җитәкчеләр, директорлар урынбасарлары, укытучыларның мәктәп һәм район методик берләшмәләре җитәкчеләре, мәгариф идарәсе белгечләре һәм методистлары катнашты.
Тыңлаулар барышында мәктәпләрдә бәяләү процедураларын уздыру проблемалары турында фикер алышынды. Департамент белгечләре тарафыннан контроль эшләр санын кыскарту һәм өй эшләрен регламентлау, шулай ук белем бирү сыйфатын бәяләүнең эчке системасының нәтиҗәлелеген арттыру, универсаль уку гамәлләрен формалаштыру буенча тәкъдимнәр бирелде. Башлангыч гомуми белем бирүнең төп белем бирү программасын үзләштерүнең сыйфатына йомгаклау бәяләмәсенә аерым игътибар бирелде.