Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) 2022 елда ковидка кадәрге форматта узачак, әмма эпидемиологик вәзгыять яз көне начарланган очракта БДИ расписаниесенә үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Бу хакта Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев "Россия газетасына" интервьюда белдерде.
"Хөкүмәтнең махсус график билгели торган антиковид карары озайтылмаган, шуңа күрә әлегә имтиханнарны планлы үткәрүгә әзерләнәбез", - дип белдерде Анзор Ахмедович.
Расписание проекты буенча БДИның вакытыннан алдагы этабын 21 марттан 18 апрельгә кадәр, ә 26 майдан 2 июльгә кадәр төп этапны үткәрү каралган.
Ведомство башлыгы басмага биргән интервьюсында шулай ук якындагы перспективада портфолио Россия вузларына кергәндә БДИга альтернатива булырга мөмкин, дип белдерде. Ведомствода цифрлы портфолио проекты өстендә эшлиләр инде, ул укучыларның барлык казанышлары да бер "файлга" җыелачагын күздә тота.
Интервью белән Рособрнадзорның рәсми сайтында танышырга була: http://obrnadzor.gov.ru/smi-o-rosobrnadzore/rossijskaya-gazeta-glava-rosobrnadzora-anzor-muzaev-portfolio-stanet-alternativoj-ege/